Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Павел Смелов: Җанисәптә халыкны беркем дә мәҗбүри катнаштырырга җыенмый
Дәүләт статистикасы хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, халыктан бернинди дә шәхси мәгълүматлар алынмаячак.
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). РФ Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе киңәшчесе Павел Смелов Россиядә 2020 елның беренче октябрендә узачак халык санын алуда беркем дә мәҗбүри катнаштырылмаячак дип әйтте. Бу хакта ул турыдан-туры эфир вакытында хәбәр итте.
“Безнең төп принципларның берсе – җанисәптә катнашу ирекле чара. Сезне анда катнашырга закон буенча беркем дә мәҗбүриләми. Мин халыкны гражданлык бурычны үтәү нигезендә чакырам, халыктан без бернинди дә шәхси мәгълүматлар алмыйбыз, курыкмыйча сорауларга җавап бирергә була”, - диде ул.
Павел Смелов аңлатканча, халык санын алу өч бланк буенча барачак.
“Л” формасы Россиянең даими яшәүчеләре өчен билгеләнгән һәм анда җенес, яшь, гаилә хәле, телләр белү, гражданлык, милләт, мәгариф һәм уку, эш эзләү, яшәү өчен акча чыганаклары, туучылар, миграция турында сораулар бар. "П” формасы халыкның торак шартлары турындагы мәсьәләләрне үз эченә ала”, - дип сөйләде ул.
“В” формасы Россия территориясендә вакытлыча булган һәм чит илләрдә даими яшәүче затлар өчен билгеләнгән. Стандарт сораулардан тыш, анда даими яшәү иле, Россиягә килү максаты һәм аның дәвамлылыгы, туган ил, гражданлык турында сораулар бар”, - дип аңлатып үтте Павел Смелов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз