news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павел Сигал: Татарстан банкларына мәгълүмати һөҗүм Голландия серверларыннан барды

Танылган эшмәкәр Татарстан банкларына масштаблы һөҗүмне төбәккә каршы эшләнгән коткы тарату гамәле дип атады.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Автоградбанк»ның төп акционеры Павел Сигал «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына, "Татфондбанк"ка тышкы идарә кертү турында мәгълүмат таралганнан соң, республиканың финанс секторына башланган масштаблы мәгълүмати һөҗүм турында сөйләде.

«СМСлар меңләп килде, алар мәктәп директорларына да, хастаханәләрнең баш табибларына да, гомумән, күп кеше белән аралаша торган затларга килде. Безнең карамакта гына 4 төрле хәбәр, өчесендә без телгә алынмыйбыз, текстлар төрле, әмма мәгънә бер — ашыгыч рәвештә акчаларыгызны алыгыз. Мондый масштабтагы провокация турында ишеткәнем юк иде әле», — дип сөйләде Павел Сигал.

«Автоградбанк» җитәкчелеге һәм кайбер кредит учреждениеләре көндез үк хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Павел Сигал билгеләп үткәнчә, алар ни дәрәҗәдә тиз һәм төгәл эшләячәк: «Мондый һөҗүм күп кеше кулы белән эшләнә, бу бер, ике, ун гына да түгел».

Банкларга һөҗүм итүче чыганаклар турындагы сорауга җавап биргәндә Павел Сигал, үзендә булган мәгълүматка сылтама белән, аның Россия территориясеннән җибәрелмәвен билгеләп үтте: «Имештер, һөҗүм Голландия серверларыннан, имештер Казанда һәм Чаллыда катнашы булган кешеләр билгеле. Федераль куркынычсызлык хезмәте хәзер актив эш алып бара», — дип сөйләде Татарстан Республикасының урта һәм кече бизнесны үстерү һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча координацион совет рәисе.

Һөҗүмне бәяләп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше мондый масштабтагысы белән беренче тапкыр очрашуын белдерде.

«Кемгә моннан файда булуын күзаллавы кыен. Моны бары тик дәүләткә хыянәт итү белән генә бәяләп буладыр. Билгеле бер банкка һөҗүм булганда аннан кемгә файда булуын эзләргә була, ә монда бөтенләй төрле банклар. Эре “Ак Барс” банкы да, “Банк Казани”, уртача банклар... Бөтен Татарстан финанс системасына максатчан, планлаштырылган, кем тарафыннандыр яхшы түләнгән һөҗүм бара. Мин элек бөтен төбәккә юнәлдерелгән мондый гамәлләрне ишеткәнем булмады», — дип җиткерде Павел Сигал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100