news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт

"Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында татар теле мәсьәләсе күтәрелде.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Зур дәүләт, зур тел синең үз телеңә шулай карый икән, бу бер дә күңелле түгел. Мин моны бик авыр кичерәм", - диде "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында Татар энциклопедиясе институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев татар теле мәсьәләсенә мөнәсәбәтен белдереп.

"Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт. Татар кешесе үз телен укып, бу вакытта рус балалары футбол уйнап йөрергә тиеш түгел. Бу - бик җитди мәсьәлә",- дигән фикерен яңгыратты "СОлНЦе" мәктәбе директоры Павел Шмаков шул ук тапшыру барышында.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100