news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павел Лоханов Социаль иминият фонды бүлеге башлыгы итеп тәкъдим ителде

Фондның элеккеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллин «Ак Барс Капитал»га күчте.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Кама Тамагы районының элеккеге башлыгы Павел Лоханов бүген Татарстан Президенты белән иртәнге киңәшмәдә Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге идарәчесе сыйфатында тәкъдим ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгының  республика Хөкүмәтендәге чыганагы хәбәр итә.

«Павел Лоханов фонд бүлеге җитәкчесе сыйфатында рәсми рәвештә тәкъдим ителде, аны билгеләү турындагы боерыкка имза куелды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

  • 2018 елның декабрь азагыннан Татарстан буенча Социаль иминият фонды бүлеге идарәчесе вазифасы вакантлы булды. Элеккеге җитәкче Рамил Гайзатуллин «Ак Барс Капитал»га күчте.
  • Кама Тамагы районының яңа башлыгы итеп «Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы» ЯАҖ генераль директоры Наил Вазыйхов билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100