Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Павел Корчагин: «Каракүз» фестивалендә яшь буынга музыка төрлелеген күрсәтергә телибез
«Татнефть» хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин «Каракүз» фестивалендә этномузыкаль мәйданчыкта бүгенге яшь буынга музыка төрлелеген күрсәтү максаты торганын әйтте. «Аутентик көйләрнең музыкаль-шигъри мәдәниятне үстерүдә потенциалы зур», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Ул 18-19 июльдә фестивальнең ачылышы һәм чараның төп кунагы Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгышы «Каракүз» скверында булачагын әйтте. «Ел саен фестивальгә яңалык кертәбез, бер урында таптанмыйбыз, кабатлану юк. Команда көче белән гел кызыклы үзенчәлекләр кертелә», – ди Павел Корчагин.
Быел фестиваль географиясе киңәйгән: татар, рус, якут, чуваш, башкорт, удмурт, бурят, якын чит илдән казах коллективлары чыгышлары көтелә.
Фото: © © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Зур мәдәни вакыйганың төп кунагы Сәйдә Мөхәммәтҗанова фестивальнең рухы үзенә якын булуын әйтте. «Минем иҗатым кебек үк, фестиваль дә безнең гореф-гадәтләребезне, мирасыбызны заманча сулыш белән берләштерергә тырыша», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз