Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Павел Колобков Казанның Волейбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә алачагын әйтте
Дөнья беренчелеге 2019 елның ноябрь уртасында узачак.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков Казанның Волейбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде.
«Дөнья чемпионатын көтәбез, аны үткәрүгә дәгъва итеп өч ил гариза биргән. Болар - Мексика, Катар һәм Россия. Волейбол - үткәрү өчен иң катлаулы спорт төрләре өчлегендә, чөнки 6-7 шәһәр катнаша. Россиядә волейбол бик популяр, шуңа күрә конкурста җиңәрбез дип өметләнәбез. Казан, җиңгән очракта, уеннар узачак шәһәрләр исемлегендә», - диде министр.
- Быел узган Дөнья чемпионатында Россиянең җыелма командасы бары тик 5-6нчы урыннарны гына алды. Өченче төркем этабында җыелма команда Бразилия һәм АКШ көндәшләрен алга уздырып, өченче урында калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз