news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Павел Грудинин Россия Президентын сайлауда катнашты

КПРФ партиясеннән кандидат «Ленин исемендәге совхоз»да урнашкан сайлау участогына килде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). КПРФ партиясеннән дәүләт башлыгы вазифасына кандидат Павел Грудинин Россия Президентын сайлауда катнашты. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кандидат тавыш бирү өчен 1306нчы участокка килде. Әлеге участок Грудинин җитәкли торган «Ленин исемендәге совхоз» территориясендә урнашкан.

Грудинин сайлауга искиткеч яхшы кәеф белән килүен билгеләп үтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot