news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Павел Астахов: "Татарстан мактауга лаек"

Әмма республиканың башкарырлык эшләре бар әле, дип белдерде РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил

  (Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Эмма Ситдыйкова). Бүген РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов Казанда эш сәфәре кысаларында ТР Министрлар Кабинетында ТР дәүләт һәм муниципаль хакимиятенең вәкиллекле һәм башкаручы органнары җитәкчеләре һәм РФ башкаручы хакимиятенең ТРда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләләре өлкәсендә ТР буенча территориаль органнар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Аерым алганда, РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкиле комиссиясенең Татарстанда атналык эшенә нәтиҗәләрне белдерелде. Анда мәсьәләнең уңай һәм тискәре яклары да каралды.
“Сез чыннан да, бала хокукларын яклау буенча оештырылган системалы эш буенча мактауга лаек, - дип башлады чыгышын Павел Астахов. – Башка төбәкләргә караганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнгә күрә, сездән сорау да икенче. Безнең тәкъдимнәргә игътибар итүегезне телим. Алар 3 атна дәвамында республика җитәкчелегенә язмача да юнәлдереләчәк”.
РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил уңай як буларак, Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда, аерылышучылар саны кимү, балигъ булмаганнар арасында гаилә коручылар, алар арасында авырга узучылар, аборт ясатучылар һәм бала табучылар, баладан баш тарту очраклары кимүне атады. Павел Астахов киләчәктә дә бу мәсьәләләргә игътибарлы булуны сорады.
РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Татарстанда оештырылган җәйге сәламәтләндерү кампаниясе өчен мактады. Барлык учреждениеләр дә республика бюджетыннан финанслануын билгеләп үтте.
Уңай эшләргә карамастан, республиканың башкарырлык эшләре бар әле, дип билгеләп үтте Павел Астахов. Аерым алганда, ул киңәшмәдә катнашучылар игътибарын республикада ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү очраклары артуга юнәлтте. “Барлык кисәтү органнары һәм учреждениеләре гаилә өчен көрәшергә чакыру өстендә эшләргә, бары тик кискен очракта гына баланы гаиләдән алырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Павел Астахов яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу очраклары арту өчен борчылуын белдерде. “Бу мәсьәләгә ачыклык кертү зарур. Психологик ярдәм кабинетлары булдыру гына аз, уку йортларында бала хокуклары буенча вәкил яки бала проблемасын уртаклашыр кеше булырга тиеш”, - дип өстәде ул.
Павел Астахов киңәшмәгә нәтиҗә ясап, тәкъдим ителгән искәрмәләрне дөрес кабул итәргә чакырды. ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча комиссия эше өчен һәм шәхсән Павел Астаховка рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot