news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Павел Астахов: "Педофилларны гомер буе эзәрлекләргә кирәк"

Павел Астахов Мәскәүнең 57 мәктәбендәге сексуаль низагтан соң балаларга карата кылынган җенси җинаять срогы гамәлдән чыгарылырга тиеш дип белдерде.

 (Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов Мәскәүнең 57 мәктәбендәге сексуаль низагтан соң балаларга карата кылынган җенси җинаять срогы гамәлдән чыгарылырга тиеш дип белдерде. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Астахов фикеренчә, педофилларны гомер буе эзәрлекләргә кирәк".

"Мәктәпне күптән тәмамлаучылар 13 ел элек булган вакыйгалар турында сөйлиләр. Хәтта гаепләре исбатланган очракта да педофиллар җаваплылыктан кача ала", - дип язган Бала хокуклары буенча вәкаләтле.

Кичә Мәскәүнең 57 нче мәктәбе директоры укучыларга карата сексуаль җинаять кылуда шикләнелгән Сергей Менделевич эштән китү турында гариза язды.

57 нче мәктәп - Мәскәүдә математиканы тирәнтен өйрәнү буенча әйдәп баручы мәгариф учреждениеләренең берсе. Соңгы елларда мәктәп даими рәвештә әйдәп баручы мәгариф учреждениеләре Топ-20 генә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100