Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Павел Астахов: “Балаларны сабыйлар йортларында озак тоткарларга кирәкми”
“Бу планлаштырылган визит. Татарстан - РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил итеп билгеләнгәннән алып мин тикшерә торган 74 нче төбәк, - дип ассызыклады омбудсмен
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Сабыйлар йорты – балалар өчен вакытлыча тору учреждениесе ул, биредә аларны озак тоткарларга кирәкми. Бүген РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов Татарстанга эш визиты кысаларында Казанның Республика махсуслаштырылган сабыйлар йортында булганнан соң журналистларга биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.
Танылган адвокат, өч бала атасын ТР вице-премьеры Зилә Вәлиева, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде.
Балалар омбудсмены сәфәр кысаларында Казанның берничә балалар учреждениесендә, шулай ук академик В.Бехтерев исемендәге республика клиник хастаханәсендә булырга ниятли. Моннан тыш, Павел Астахов Дәрвишләр бистәсендәге акыл үсеше ягыннан артта калган сабыйлар тәрбияләнә торган балалар интернат-йортын тикшерәчәк.
Павел Астаховка хәбәр итүләренчә, 310 урынлы Сабыйлар йорты Казанның Яңа Савин районында урнашкан. Биредә 4 яшькә кадәрге 258 бала исәпләнә. Омбудсмен биредәге персоналдан ничә баланың уллыкка тапшырылуы белән кызыксынды. Җаваптан аңлашылганча, балаларның 33,3 проценты гаиләләргә уллыкка тапшырыла икән. Быел Сабыйлар йортына 46 бала килгән, 52 се киткән, 9 ы интернатларга тапшырылган.
“Биредән китүче балаларның саны килүчеләргә караганда күбрәк булуы шарт. Алар сабыйлар йортында – вакытлыча тору учреждениесендә - күп дигәндә бер ел тәрбияләнергә тиеш”, - диде Астахов.
Балалар омбудсмены өчен учреждение буйлап экскурсия үткәрелде. Анасы баш тарткан 6 айлык сабый белән очрашканнан соң, Павел Астахов учреждение хезмәткәрләренең үз баласыннан баш таркан ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торырга тиешлеген ассызыклады. Павел Астахов шулай ук изоляторны, ВИЧ-инфекцияле балалар төркемен, тернәкләндерү һәм массаж, ЛФК кабинетларын, сенсор бүлмәсен карады.
Сабыйлар йорты белән танышканнан соң, Павел Астахов журналистларга Чуашстанга ясаган шундый ук визиттан соң Казанга килүе хакында хәбәр итте. “Бу планлаштырылган визит. Без барлык төбәкләрдә дә тикшерүләр үткәрәбез. Татарстан - РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил итеп билгеләнгәннән алып мин тикшерә торган 74 нче төбәк, - дип ассызыклады ул. – Бу – без тикшергән, ятим балалар тәрбияләнә торган 881 нче учреждение”.
Павел Астаховның сүзләренә караганда, балаларның ата-аналары белән элемтәдә торырга кирәк. “Сүз уңаеннан, Татарстан ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны бик югары булган төбәкләрнең берсе. Соңгы ике елда Россия буенча ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүчеләр санының кимү тенденциясе күзәтелә, - дип ассызыклады ул. - Әгәр ата-аналар баланы тәрбияләргә сәләтсез, алар сабыйга карата җинаять эшләгән икән – ул чагында, әлбәттә, юл бер генә - балага яңа гаилә эзләү. Тәрбиягә бала алган гаиләләр белән дә эшләргә, кандидатларны яхшылап сайларга, мондый гаиләләргә ярдәм күрсәтергә кирәк”.
ТР сәламәтлек саклау министры журналистларга биргән интервьюсында белдергәнчә, Татарстанда балалар сабыйлар йортларында озак тоткарланмый. “Бездә уллыкка алу буенча вәзгыть бик тә яхшы. Җайга салынган механизм эшли”, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов.
Эш сәфәре нәтиҗәләре буенча дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, РФ башкарма хакимиятенең Татарстан буенча территориаль органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрү күздә тотыла. Шуннан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узачак һәм Казан Кремле буйлап экскурсия оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз