Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Павел Астахов балаларны хайваннар белән фотосурәткә төшерүне тыярга тәкъдим итә
Амур төбәгенә килгән зоопаркта балага, ата-анасы аны фотога төшереп торганда, юлбарыс һөҗүм иткән, һәм бу мондый хәтәр очракларның беренчесе түгел
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). Амур өлкәсенең Благовещенск каласы паркына килгән “Лигер” зоопаркындагы юлбарыс бүген 3 яшьлек балага, аны ата-анасы фотосурәткә төшереп торган чакта, һөҗүм иткән. Бала авыр хәлдә шәһәрдәге Амур өлкәсе клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенә китерелгән. Шушы һәлакәт буенча РФ Җинаять кодексының кулланучыларның гомере яки сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган эш яки хезмәт күрсәтү турындагы 238 нче маддәсе буенча эш кузгатылган. Шулай ук бала ата-анасының сабые өчен куркынычсыз булырына инанылмаган гамәлләре дә бәяләнәчәк.
РФ Президенты карамагындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов, зоопаркларда, циркларда балаларны хайваннар белән фотосурәткә төшерүгә тыю салырга кирәк, дип саный. Балалар омбудсмены сүзләренчә, ул массакүләм тамаша учреждениеләрендә балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә бармак аша карауга соңгы чиккә җитеп борчыла. “Мондый гадәттән тыш хәл беренче генә түгел. Тикшерү үткәреп, документларны тикшереп, хилафлыклар табылган очракта, зоопарк җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга кирәк. Хәтта кулга өйрәтелгән яки ябылуда үскән ерткычлар да кешеләр өчен үтә хәтәр. Зоопаркларның, цирк-шапитоларның һ.б.ларның да лицензиясе булырга тиеш”, - дип белдерә П.Астахов. Бәйрәм көннәрендә ата-анага аеруча игътибарлы булу таләп ителә, чөнки балалар күп кенә массакүләм чараларда катнаша. Бала, фотосурәткә төшү өчен, читлек янына артык якын килә, яисә бала җилкәсенә “кадр өчен” буар елан салына, мондый хәлләр теләсә кайсы мизгелдә фаҗига белән тәмамланырга мөмкин, дип искәрдә Павел Астахов.
Илнең балалар омбудсмены П.Астахов Амур өлкәсендәге коллегасы Виктор Марценкога фаҗига сәбәпләрен ачыклап, һәлакәткә юлыккан балага ярдәм күрсәтүне йөкләгән, өлкә губернаторы Олег Кожемякога һәм өлкә прокуратурасы вәкилләренә бу эшне үз контрольләренә алуны сорап мөрәҗәгать иткән.
Бу хакта РФ Президенты карамагындагы балалар хокуклары буенча уполномоченныеның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз