news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы: физик күзлектән Миңнехановны күтәрә алам

Айгөл Ситдыйкова аңа Татарстан Президенты Рәхмәтен тапшырудан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы: физик күзлектән Миңнехановны күтәрә алам
Рамиль Гали

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Артур Шипилов). 2019 елда пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы Айгөл Ситдыйкова, Татарстан Президенты спортчылар һәм тренерлар белән очрашканнан соң, Рөстәм Миңнехановны күтәрергә мөмкин булуын әйтте.

«Кеше буларак, мин аны физик күзлектән караганда, күтәрә алам. Ә психологик күзлектән караганда, ул безне күтәрергә тиеш, һәм ул моны яхшы гына булдыра», - диде спортчы.

Моннан тыш, Ситдыйкова Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган бүләккә карата мөнәсәбәте турында да сөйләде. «Президентның халыкара стартлардагы уңышларыбызны билгеләп үтүенә мин бик шатмын», - дип аңлатты ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot