news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Патяшина: Студентлар - прививкадан еш баш тарта торган катлаулы категория

Татарстан студентлары арасында гриппка каршы прививка ясату планнары үтәлми. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

Аның сүзләренчә, куркыныч төркемнәргә керүчеләрне (алар арасына студентлар да керә) вакцинация белән колачлау дәрәҗәсе ким дигәндә 75 процент булырга тиеш.

Быел студентлар арасында вакцинация дәрәҗәсе 68,5 процент тәшкил иткән. 18 уку йортында студентларның 75 проценттан артыгы прививка ясаткан, әмма 30 уку йортында бу күрсәткечкә ирешеп булмаган, ә 12сендә бик түбән — 20 проценттан да ким.

Шуларның бишендә студентларның 10 проценттан да азрак өлеше генә прививка ясаткан.

«Студентлар — еш кына прививкадан баш тарта торган катлаулы категория. Кайвакыт алар вакцинаның әһәмиятен аңлап бетерми. Үз чиратында вакцинация кайбер кешеләрдә инфекция юк дигән ялган хис тудырырга мөмкин. Киләсе елга уку йортларына медицина учреждениеләре белән эшне башкача корырга туры киләчәк — прививка бригадаларын уку елы башыннан ук чакырырга, студентлар белән аңлату лекцияләре үткәрергә кирәк булачак», — дип аңлатты Марина Патяшина агентлык хәбәрчесенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot