news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина яңа елга продуктларны интернет-кибетләрдән алырга киңәш итте

Татарстанның баш санитар табибы сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендә яңа ел алдыннан ажиотаж башланган.

Патяшина яңа елга продуктларны интернет-кибетләрдән алырга киңәш итте
Солтан Исхаков

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Яңа ел алдыннан кибетләрдә сатып алучылар күп булу сәбәпле, Татарстан халкына интернет-кибетләрдән кулланырга киңәш ителә. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Сәүдә үзәкләрендә Яңа ел алды ажиотажы башланды. Яңа ел табыны өчен азык-төлек сатып алганда саклык чаралары турында онытабыз. Яңа елга бүләкләр һәм азык-төлек сатып алуны соңгы көнгә калдырмаска киңәш ителә. Интернеттан заказ ясарга һәм өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланырга кирәк», — диде ул.

Марина Патяшина сүзләренчә, сәүдә үзәгендәге залда сатып алучылар күп булса, бераз көтеп торырга яки башка бүлеккә кереп торырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100