news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина: Татарстан коронавирус белән авыруның иң югары ноктасына җитмәде әле

Гыйнварның өченче декадасында авыручылар санының артуы күзәтелә, авыручылар биш тапкыр арткан.

Патяшина: Татарстан коронавирус белән авыруның иң югары ноктасына җитмәде әле
"Татар-информ" архивыннан

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның омикрон-штаммы таралуга карамастан, ковидның бу төре әлегә республикада өстенлек итми. Шуңа да, әлегә төбәктә авыручылар саны буенча иң биек ноктага менеп җитмәдек, дип белдерде Марина Патяшина.

Татарстанның Баш санитар табибы Марина Патяшина бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Омикрон» штаммының барлыкка килүе һәм тиз таралуы, һичшиксез, республикада эпидемиологик вазгыятькә йогынты ясады. Гыйнварның өченче декадасында авыручылар санының артуы күзәтелә, авыручылар биш тапкырдан күбрәккә артты, һәм бүген инде 506 очрак теркәлде», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. 

«Омикрон» геноварианты республика халкы арасында өстенлек алган штамм түгел, һәм аның өлеше әлегә 36 процентны тәшкил итә. Шуңа күрә без авыручылар санының иң биек ноктасына ирешмәдек, аңлашыла инде, үсеш дәвам итәчәк», — дип ассызыклады ул.

Патяшина «омикрон» штаммының үзенчәлекләре һәм аның билгеләре турында искә төшерде, аның җиде тапкыр йогышлырак, әмма еш кына бераз җиңелчәрәк формада узуын билгеләп үтте, диелә хәбәрдә.

«Гыйнварда чирнең симптомнарсыз уза торган формасына туры килгән өлеше ун тапкыр артты. ОРВИ тибындагы авырулар саны сигез тапкыр диярлек күбәйде. Гаилә эчендә зарарлануларның өлеше 78 процентны тәшкил итә  <...>», — диде Татарстанның Роспотребнадзор башлыгы. Балалар һәм яшүсмерләр ешрак авырый башлады, балигъ булмаганнар арасында авыручылар саны 11 тапкыр артты, дип өстәде ул. 

Коронавируска каршы вакцинация барышы турында сөйләгәндә, өлкән кешеләрнең 80 процентына – Татарстанда планлаштырылган 2 437 278 кешенең 2 383 796сына инде прививка ясалган, диде Патяшина. План күрсәткечләренә ирешү өчен 53 483 кешене вакцинация уздырасы калды, шуларның 38 меңнән артыгы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы ревакцинацияне аерым искә алды, аның кирәклеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та әйтте. Ревакцинация үтәргә тиешле 579 854 кешенең әлегә 183 меңе генә кабат прививка ясаткан.

 «Саклану дәрәҗәсе кимү сәбәпле, 396 мең кеше өчен авыру куркынычы арта <… >. Мин җитәкчеләргә, вакцина кадаткан яки авырган затларның QR-кодлары ел дәвамында гамәлдә булуга карамастан, үз хезмәткәрләренең ревакцинация уздыру вакытына игътибар итәргә киңәш итәм», — дип билгеләп үтте Марина Патяшина.

«Моннан тыш, вакцина ясатмый тору өчен медицина күрсәтмәсе булган һәм эштән читләштерелмәгән хезмәткәрләр хезмәт коллективларында зур куркыныч тудыручы төркем булып тора. Алар өчен хәзер күп кеше белән аралашуны чикләүче куркынычсыз шартлар булдыру аеруча мөһим», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100