news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина: Санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка бер лагерь да ачылмаячак

Су белән тәэмин итү чыганагына санитар-эпидемиология бәяләмәсен аерым рәсмиләштерү кирәк.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның бер генә балалар лагеры да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли башламаячак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәләрне шәһәр читендәге лагерьлар кебек үк мәктәп яны лагерьлары да әзерләргә тиеш. Шундый ук документларны палатка лагерьлары һәм балалар хезмәт лагерьлары тапшыру мөһим.

«Су белән тәэмин итү чыганагына санитар-эпидемиология бәяләмәсен аерым рәсмиләштерү кирәк. Ул лагерь өчен конкрет булырга мөмкин, я лагерь торак пунктлардагы су чыганагыннан файдаланачак», — дип белдерде Патяшина. 

Татарстанның баш санитар табибы өстәмә нәтиҗәләрне сулыклар янындагы пляжларда балаларның ялын оештырырга планлаштырган лагерьлар әзерләргә тиешлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100