Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Патяшина: Ковидтан прививка ясаткач, антитәнчеккә тест бирүнең кирәге юк
Вакцинациядән соң иммунитетка тест бирү мәҗбүри медицина иминияте тарафыннан каралмаган.
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «Спутник V» вакцинациясеннән соң антитәнчеккә тест ясауның кирәге юк. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, коронавирустан вакцинациядән соң антитәнчеккә тест бирү мәҗбүри медицина иминияте тарафыннан каралмаган, ягъни бушлай түгел. Аның сүзләренчә, тест таләп ителми.
«Вакцина гражданлык әйләнешенә чыгу сәбәпле, вакцинациядән соң антитәнчекне тикшерү кирәк түгел, чөнки вакцина барлык клиник сынауларны, тикшеренүләрне узган һәм үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган. Һәм вакцинациядән соң үзендә антитәнчекне тикшерергә һәм эзләргә кирәкми, чөнки прививка ясаткан кешеләрнең 90 процентында иммунитет барлыкка килә», — дип аңлатты Татарстан баш санитария табибы Марина Патяшина.
Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, планетада вакцинация вакытында антитәнчекләр эшкәртелә алмаган 5 процент кеше яши. Аларны саклау өчен 70 проценттан югарырак коллектив иммунитет булдырырга кирәк. Ә моны коронавирустан вакцинация ярдәмендә эшләргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз