Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Патяшина: Битлек кимәгән очракта җәмәгать транспортында Covid-19 йоктырырга мөмкин
Республиканың баш санитария табибы татарстанлыларны, үзләрен һәм якыннарын саклау өчен, транспортта битлек кияргә өндәде.
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Җәмәгать транспортында битлек кимичә барсаң, яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик югары булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
«Мин Covid-19 йоктыру урыны җәмәгать транспорты булуга игътибар итәргә теләр идем. Элеккечә без битлек кимәгән кондукторлар барлыгын күрәбез, халык тынычланды һәм автобуста битлек кимичә йөри башлады», — диде спикер.
Республиканың баш санитария табибы татарстанлыларны, үзләрен һәм якыннарын саклау өчен, транспортта битлек кияргә өндәде.
«Саклау чараларына салкын карамагыз», — диде Марина Патяшина.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча рейд үткәрелде. Анда полиция хезмәткәрләре беренче автобуста ук иминлек чарасын үтәмәгән кызны күреп алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз