news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Патрушев шатлаткыч куелу турында ялган шалтыратулар килгән илләрне атады

Ялган шалтыратулар Россиягә 300 миллион сум күләмендә зыян китергән.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә объектларга мина куелуы турында ялган шалтыратуларның күбесе Төркия, Украина, АКШ һәм Япониядән килгән, дип белдерде РФ Куркынычсызлык советы сәркатибе Николай Патрушев. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Тикшерүләр күрсәткәнчә, шалтыратуларның күбесе IP-телефония чаралары ярдәмендә Төркия, Украина, АКШ һәм Япония кебек илләрдән килгән», – диде ул «Аргументы и факты» газетасына биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, бомба куелуы турында шалтыратулар Россиянең 75 төбәгеннән килгән. Барлыгы 2,5 мең объекттан 1 миллионга якын кеше эвакуацияләнгән.

Патрушев билгеләп үткәнчә, Россия хокук саклау органнары гаеплеләрне җавапка тарту өчен чит ил партнерлары белән хезмәттәшлекне активлаштырган.

Октябрь аенда Патрушев мина куелуы турында ялган шалтыратулар Россиягә 300 миллион сум күләмендә зыян китергән дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot