Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Патрушев Идел буе төбәгендә фермер хуҗалыгының экспорт потенциалын өйрәнергә тәкъдим итте
Идел буе федераль округы төбәкләре агросәнәгать продукциясе экспортын арттыру өчен кирәкле потенциалга ия, дип саный ул.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев Идел буе округы төбәкләре җитәкчеләренә кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыкларының экспорт потенциалын өйрәнергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Казан ратушасында агросәнәгать продукциясен җитештерү һәм экспортка чыгару күләмнәренә багышланган киңәшмәдә әйтте.
“Кече авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлык хуҗалыкларының гомуми экспорт күләменә кертә алырлык өлешен игътибарсыз калдыру ярамый. Дәүләт һәм төбәкләрдән ярдәм булганда, алар Россия авыл хуҗалыгы продукциясе экспортчылары арасында лаеклы урын били алыр иде”, - дип саный Патрушев.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы кече хуҗалык формалары үсешенә зур игътибар бирә. "Без ИФО субъектлары җитәкчелегенә аларның потенциалын җентекләп өйрәнергә тәкъдим итәбез”, - диде Патрушев.
Аның әйтүенчә, 2024 елга Идел буе округына агросәнәгать продукциясе экспортын ике тапкырдан да арттыру зарур. “2014 елга бөртелекләрнең тулай җыемын 31,8 млн тоннага кадәр, май культураларын 7,3 млн тоннага кадәр үстерү кирәк. Терлек һәм кош ите җитештерүне 3,4 млн тоннага, сөт җитештерүне 10,2 млн тоннага кадәр арттыру мөһим”, - ди федераль министрлык башлыгы.
Ул Идел буе округы төбәкләренең экспортны арттыру өчен потенциалы җитәрлек дип саный. Үсешкә инвестицион проектларны гамәлгә ашырганда булдырылачак яңа предприятиеләр генә түгел, бүген базар ихтыяҗларына туры китерелгән гамәлдәге оешмалар хисабына да ирешелергә тиешлеген әйтте.
- Бүген округта 22 инвестицион проект исәпләнә, алар нәтиҗәсендә экспорт кереме 1,5 млрд доллар булыр дип көтелә. Агросәнәгать продукциясе экспортын арттыру өчен 2024 елга кадәр 406,8 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз