Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Патрушев: Татарстанның елга логистикасын үстерү тәҗрибәсе башка төбәкләргә үрнәк булачак
Елга мультимодаль логистика үзәген төзү буенча Татарстанның уңышлы үрнәге илнең башка төбәкләрендә дә җәелдереләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Президенты ярдәмчесе, Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Ул Тольяттида узган логистика үзәкләрен үстерүгә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, елга портлары базасында урнашкан мультимодаль үзәкләр «Нәтиҗәле транспорт системасы» илкүләм проекты кысаларында үстерелә торган су юлларының яңа транспорт инфраструктурасы терәк элементларына әверелергә тиеш.
Патрушев билгеләп үткәнчә, Зөядәге (Татарстан Республикасы) йөк порты беренче уңышлы үрнәк булды. Ул узган елның августында эшли башлады. Бу тәҗрибә Россия Федерациясенең башка субъектларында йөк күчереп төяү комплексларын үстерү өчен юл карталары төзегәндә кулланылачак.
Киңәшмә Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз