news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Патрушев һәм Песошин Яшел Үзәндә судно төзелешен үстерү буенча киңәшмәдә катнашты

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе структурасы бердәм җитәкчелектә корабльләр һәм суднолар төзүгә һәм судноларга ремонт ясауга ярдәм итә. Бу хакта Россия Президенты ярдәмчесе Николай Патрушев корпорация составына кергән Горький исемендәге Яшел Үзән заводын караганда хәбәр итте. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата йөрде, дип хәбәр итә республика Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Эш сәфәре вакытында Патрушев предприятиенең җитештерү цехлары эше белән танышты. Анда заводны техник яктан яңарту программасы кысаларында җиһазлар яңартылган.

Заводның генераль директоры Александр Филиппов һәм «Ак Барс» судно төзелеше корпорациясе» генераль директоры Ренат Мистахов судно төзелешендә яңа технологияләр кертү буенча үсеш программасы, шулай ук җитештерүне яңарту программасын дәвам иттерү турында сөйләде.

Патрушев сүзләренчә, корпорация заманча компетенцияләргә ия булган предприятиеләрдән тора. «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы диңгез һәм елга корабльләре, суднолары төзелешендә зур тәҗрибәгә ия. Урнашу урыны корабльләрне һәм судноларны эчке су юллары аша Кара, Каспий, Балтыйк диңгезе, Төньяк Боз океаны бассейннарының теләсе кайсы төбәгенә җибәрү мөмкинлеге бирә», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot