Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Патруль хезмәткәрен бәрдергән “Мазда” йөртүчесенең канында наркотиклар табылган
Яралануына карамастан, юл-патруль хезмәткәре 19 яшьлек хокук бозучыны тоткарлаган.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Казанда мотоциклдагы юл-патруль хезмәткәрен бәрдергән “Мазда” йөртүчесенең канында наркотик матдәләр тапканнар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 20:50 сәгатьтә моторейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре алгы тәрәзәләре каралтылган “Мазда” машинасына игътибар итәләр. Йөртүче юл-партуль хезмәткәренең туктарга кушуын кире кага һәм качып китәргә тели.
“Мазда” йөртүчесе юлдагы тоташ тамганы уза, каршы як полосага чыга һәм патруль мотоциклына бәрелә. Яралануына карамастан, инспектор хокук бозучыны тоткарлаган. Ул Яшел Үзәндә яшәүче 19 яшьлек егет булган.
Чит ил машинасы йөртүчесенә карата исерек хәлдә машина йөрткән, тонировка һәм авариядә сәламәтлеккә зыян салган өчен административ материал төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз