news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патриотик тәрбия буенча дәреслек

Патриотик тәрбия буенча дәреслек

(Казан, 21 декабрь, «Татар–информ»). Республиканың «Хәтер» нәшриятында «Патриотны тәрбияләү» дәреслеге дөнья күрде.

Китапның авторлары Әнвәр Хуҗиәхмәтов һәм Борис Павлов фикеренчә, педагогик игътибарның төп объектларыннан берсе «укучы яшьләрдә һәр шәхеснең билгеле бер әхлакый көчен билгеләүче патриотизм сыйфатларын тәрбияләү» булырга тиеш. Патриотизм тәрбияләү темасы, билгеле булганча, соңгы елларда аеруча актуаль була башлады, әлеге проблеманы хәл итү өчен «РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча 2001-2005 елларга исәпләнгән» программа эшләнде. Казан галимнәре дәреслеге РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гуманитар уку йортлары өчен кулланма буларак тәкъдим ителгән. Анда фәнни нигезләмәләрдән тыш, сорашу һәм тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнгән хәзерге вәзгыять анализы, булачак педагогларга укучыларны патриотик тәрбияләүдә ярдәм итә алырлык күп санлы кушымталар китерелгән. Алар арасында, мәсәлән, югарыда аталган программа, студентлар һәм укучылар өчен анкеталар, педагогик биремнәр һәм мәсьәләләр, хрестоматия материаллары, класс сәгатьләре программалары бар.

Дәреслек 10 мең нөсхә тираж белән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100