Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
6 майда Казанда «Җиңүнең зәңгәр яулыгы» патриотик акциясе узачак
6 майда Казанның «Елмай» балалар паркында «Җиңүнең зәңгәр яулыгы» патриотик акциясе узачак. Акция 12:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
Кунаклар алдында атказанган сәнгать эшлеклесе Эмиль Мостафаев җитәкчелегендәге Казан дәүләт мәдәният институты концерт хоры чыгыш ясаячак. Сугыш еллары символына әверелгән «Зәңгәр яулык» көенә яшьләрнең күмәкләп биюе үзәк вакыйга булачак.
Флешмобта шәһәр мәктәпләре һәм көллиятләре укучылары катнаша, дип хәбәр иттеләр паркның матбугат хезмәтендә. Акцияне «Рус җире» фонды оештыра.
Патриотик чараны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз