Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Патриот» паркында Путинның әтисе хөрмәтенә исемле агач утырттылар
Шимбә көнне Мәскәү өлкәсенең «Патриот» паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан масштаблы геоглиф утырту тантанасы булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Композиция «Җиңүгә 80 ел» дигән язуны һәм символик йолдызны үз эченә ала.
Һәрбер агач - исемле. Аларның һәркайсы Бөек Ватан сугышы геройлары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә утыртылган. Бер агач Россия Президентының әтисе, Ленинградны саклауда катнашкан Владимир Спиридонович Путинга багышланган.
Владимир Путин сөйләгәнчә, аның әтисе сугыш башлангач ук фронтка китә. «Невский пятачок» өчен бәрелешләр вакытында авыр яралана, шуннан соң камалыштагы Ленинградка эвакуацияләнә. «Невский пятачок» - Неваның көнчыгыш яр буендагы плацдарм - Ленинградны саклаучыларның ныклык символына әверелде.
Йолдыз контурына кергән агачны Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Вячеслав Фетисов утыртты.
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте оештырган акциядә волонтерлар, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре, көч структуралары хезмәткәрләре, шулай ук «Алдынгылар хәрәкәте» вәкилләре катнашты.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз