news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патрик Шамаш: «Допинг Олимпиада иминджына зыян сала»

Халыкара Олимпия комитетының медицина һәм фән буенча директоры шундый фикердә

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә РФ Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан ачылган «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумында, ил башлыгы чыгышыннан соң, Халыкара студент спорты федерациясе вице-президенты Стефан Берг сүз алды. FISU исеменнән сөйләвен искәртеп һәм форумда катнашучыларны сәламләп: «Россия – дөнья спортында әһәмиятле уенчы ул, бу форум – шуның дәлиле», – диде ул. Россия җыелма командасының Белград Универсиадасында иң күп медаль яулаучы булуын һәм шәхсән үзенең 2013 елда Казанда уздырылачак Универсиада буенча бәяләү комиссиясен җитәкләгәнен, Казан хакимиятенең һәм Татарстан җитәкчелегенең ничек эшләвен якыннан күреп белүен искәртеп, спорт өлкәсе белән ил җитәкчелегенең тыгыз элемтәләре аеруча тәэсирле булуы һәм спорт үсеше хакимиятнең аңа керткән өлешенә, аерым игътибар күрсәтүенә бәйле дигән фикердә торуын әйтте.

Форум ачылышын үз кулларына алган РФ Премьер-министры урынбасары Александр Жуков шушы фикерләрне куәтләп, Казан бүген үк зур күләмле спорт ярышлары үткәрергә әзер, студентлар спорт уеннары һәм аннан соң калган мирас FISUның Казанга Универсиада үткәрү хокукы дөрес биргәнен раслар, дигән нәтиҗә чыгарды.

Үзенең Россия турында матур хатирәләре саклануын, бу илгә 1969 елда футбол буенча Сенегал җыелмасы тренеры сыйфатында килүе, тагын 4 елдан соң СССРга яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр дәрәҗәсендә янә аяк басуы һәм икесендә дә иң югары дәрәҗәдә кабул ителүе турында Халыкара җиңел атлетика ассоциациясе президенты Ламьен Диак елмаеп искә алды. Африкада футбол үсеше өчен Кениягә Россия тренерлары җәлеп иттем, киләчәктә дә сезнең илгә өметебез зур, дип, залда РФ Президенты һәм спорт оешмалары җитәкчеләре утыруыннан файдаланып: «Безгә үзегезнең тренерларыгызны бирегез, сезгә ышанычыбыз зур», - дип мөрәҗәгать итте. Спортта допинг проблемасына күчеп, атлетларны бу мәсьәләдә агарту-мәгълүмати яктан баету, Россиягә һәм аның регионнарына, шәхси затларга спорт өлкәсенә ярдәм кулы сузу кирәк, бүген форум ачылышында Президент Дмитрий Медведевның чыгышы – иң кечкенә яшьтән спорт белән шөгыльләнүгә өндәү ул, дигән фикерләрен җиткерде.

Аннан соң мөнбәргә чыккан Халыкара һәвәскәрләр боксы ассоциациясе президенты (AIBA) Чинг-Куо Ву исә, бокста судьяларның хөкем итүе субъектив, бу мәсьәләдә тәртип ясау өчен, судьялыкка реформа үткәрергә, халыкара стандартлар кабул итәргә кирәк, дигән тәкъдим кертте. Олимпия уеннары исемлегенә хатын-кызлар боксы да кертелүне билдереп, ул хатын-кызлар да бокс судьялары булырга тиеш, диде. «Мәскәү Европа күләмендә спорт ярышлары үткәрәчәк, хатын-кызлар боксы буенча да ярышлар булачак. Ә Россиянең бокс буенча роле гаять зур», - дип басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, Канадада боксерлар академиясе ачылган, Россиядә, төгәлрәге, Мәскәүдә дә шундый академия ачу ниятләнә, ә Замбиядә исә киләсе елга булдырылачак. 

Физик ативлыкның җитәрлек кадәр булмавы төрле авырулар китереп чыгара, яшьләр спортка бик тиз компьютер уеннары һәм телевидение рәвешендә альтернатива таба. Халыкара Олимпия комитетының медицина һәм фән буенча директоры Патрик Шамаш һәм әлеге комитет тулаем шундый фикердә. П.Шамаш сүзләренчә, әле бу проблеманы төзәтергә соң түгел, Халыкара Олимпия комитеты сәламәтлек сагына басуны үзенең өстенлекле эш юнәлеше итеп билгеләгән. «Төп проблема – допинг, Россиядә аңа каршы көрәш буенча эш алып барылуын беләбез, 2014 ел Сочи Олимпиадасына әзерлекне күзәтеп торабыз һәм оештыру комитеты Мәскәү лабораториясе кысаларында күчмә лаборатория булдыру киңәшебезне тотарлар дип өметләнәбез. Ә допинг исә Олимпиада иминджына зыян сала», - дип ассызыклап әйтте П.Шамаш. Премьер-министр урынбасары А.Жуков Россиянең, үз чиратында, дөрестән дә, спортта «чисталык» мәсьәләсенә зур игътибар бирүен, зур күләмле ярышлар спортта медицина белән тәэмин ителешне үстерүдә файдаланылачагы хакында вәгъдә итте.

 «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында «Корстон»да шулай ук «Хәзерге заман спорты: инновацияләр һәм перспективалар», «Спорт өлкәсендәге әдәбият, матбугат һәм Россия мультимедиасы», «Халыкара Олимпия хәрәкәте» темаларына зур күләмле күргәзмәләр эшли.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100