Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Патриарх Кирилл Казанга сәфәрен төгәлләде
Патриарх Кириллның Казанга сәфәре тәмамланды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан митрополиясе матбугат хезмәтендә.
Искәртеп үтәбез, Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Казанга кичә килгән иде. Ул Никола Тульский чиркәвен изгеләндерү чарасында катнашты, Петропавел соборында булды һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Патриархны Казан аэропортында Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озатты.
Видео: Татарстан митрополиясе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз