news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Патриарх Кирилл Казансудагы храмны изгеләндерде

Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казансудагы Спас Нерукотворный храмын кече изгеләндерү йоласын үтәгән.

Гыйбадәт кылу алдыннан Рус православие чиркәве башлыгына узган елда башланган реставрация эшләре барышы турында сөйләделәр.

Патриарх белән бергә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марсель Айзатуллин, Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин килде.

Әлеге храм Татарстан хәрбиләре өчен төп гыйбадәтханә булачак, шуңа күрә изгеләндерү йоласында «Юнармия» патриотик хәрәкәтенең төбәк штабы башлыгы генерал-майор Александр Бородин, Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы генерал-майор Мироненко, шулай ук махсус хәрби операция катнашучылары, курсант-танкистлар һәм суворовчылар да катнашты.

«Барыгызны да чын күңелдән әлеге күркәм вакыйга — тагын бер храмны изгеләндерү белән котлыйм. Храмнарны без Ходайга дога белән килү өчен төзибез. Әлбәттә, өйдә дә дога кылырга була. Әмма Изге Китапта «Мине телгә алу өчен икәү яки өчәү җыелган җирдә мин алар арасында булырмын», диелгән. Кеше үзе генә дога кылганда бары тик үз көченә генә таяна. Ә күмәкләшеп гыйбадәт кылган очракта безнең барыбызның да энергиябез берләшә. Без никадәр күбрәк булсак, догабыз да шулкадәр көчлерәк була. Шуңа күрә өйдә генә түгел, храмда да гыйбадәт кылу мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Патриарх җыелганнарга.

Ул храмга изге сугышчы Феодор Ушаков иконасын бүләк итте. Патриарх шулай ук курсантларга, суворовчыларга һәм махсус хәрби операция катнашучыларына Казан Изге Ана иконасы образын тапшырды.

«Махсус хәрби операция ветераннарына аерым сүзләр белән мөрәҗәгать итәм. Сез бик авыр сынаулар аша үттегез. Сугыш барган җирдә һәрвакыт яралану яки һәлак булу куркынычы бар. Ләкин хәрби батырлык үзең турында уйламыйча, бурычыңны үтәргә әзер булудан гыйбарәт. Православие динендә булган барлык сугышчылар, шул исәптән Феодор Ушаков шулай хезмәт иткән. Мин сезгә бүгенге көн турында истәлеккә Казан Изге Ана иконасы образын тапшырырга телим», - диде архиепископ.

Спас Нерукотворный храмы 1823 елда төзелгән, әмма совет хакимияте чорында ябылган. Узган елда масштаблы реставрация эшләре башланды. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Гыйбадәтханә мәхәллә кешеләре өчен 29 августта — Тәхет бәйрәмендә ачылыр дип көтелә.

Кичә Патриарх Кирилл Казан соборында Казан Изге Ана иконасы пәйда булу хөрмәтенә тантаналы гыйбадәт кылды. Ул шулай ук Богородица монастырендәге Никола Тульский храмын реставрацияләү барышын карады һәм Казан Кремлендә булды, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Очрашуда катнашучылар республикада диннәрнең үзара бәйләнеше турында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot