Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Патриарх: Казанда мөселманнар һәм христианнар мөнәсәбәтләре - бөтен дөнья өчен үрнәк
Бүген Казанның Петропавловск соборында Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл булды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.
Соборда Митрополит Кирилл рус чиркәве башлыгына биредә күптән түгел генә тәмамланган реставрация эшләре, шулай ук гыйбадәтханә тарихы турында сөйләде. Аннары ул аңа апостоллар Петр һәм Павел иконасын бүләк итте.
Фото: © Казан епархиясе матбугат хезмәте
Патриарх Татарстан хакимиятенә православиегә яхшы мөнәсәбәт күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Монда чыннан да яхшы мөнәсәбәт хакимлек итә. Тарихыбыз дәвамында формалашкан бу игелекле мөнәсәбәтләр хәзер дә, Ватаныбыз өчен катлаулы чорда да ныгысын, димәк, дәүләтебез һәм халкыбыз ныгысын, дип телим. Дошманның һәртөрле көчен кире кайтарырга сәләтле көч артсын», - диде Патриарх.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз