news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Патриарх Кирилл Мөхәммәд Пәйгамбәрне сурәтләгән карикатураларны бастыруны тәнкыйтьләде

Бөтен дөньяда сәясәтчеләр һәм дин эшлеклеләре карашлары аерылды

 (Мәскәү, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Ольга Пушко). Патриарх Кирилл Франциядәге “Charlie Hebdo” сатирик журналының Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар бастыруын тәнкыйтьләп чыкты.

"Мөхәммәд Пәйгамбәргә карикатуралар, әлеге басманың христианнарның хисләреннән көлүе белән чагыштырганда, – балаларча шарж гына", – диде патриарх Мәскәүдәге Коткаручы Христос чиркәвендә узган литургиядән соң.

"Бүген террорчылыкка һәм үтерүләргә, көчләүләргә “юк!” дип әйтәбез икән, димәк, без билгеле бер төркем кешеләренең дини хисләрне мәсхәрәләргә омтылуларына да “юк!” дибез”, – дип өстәде Рус Проваславие чиркәве башлыгы.

7 гыйнварда, исламчыларның «Charlie Hebdo» журналы редакциясенә һөҗүме нәтиҗәсендә, 12 кешенең гомере өзелде. Редакциягә кораллы һөҗүмгә 1 сәгать кала, әлеге сатирик журнал үзенең “Twitter”дагы аккаунтында “Ислам дәүләте” террорчылык оешмасы лидерына карикатура урнаштырган булган. Бер атнадан соң 7 млн. тираж белән дөнья күргән журналның яңа саны тышлыгында Мөхәммәд Пәйгамбәрне сурәтләгән тагын бер карикатура басылды (былтыр да шундый хәл күзәтелде). Әлеге хәл исламчылар сайтларының яңа янауларын һәм тулаем ислам дөньясын тәнкыйтьләүне китереп чыгарды.

news_right_1
news_right_2
news_bot