news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Патриарх Алексий II: “Татарстан –хаҗиларны һәм туристларны һәрвакыт җәлеп итеп торачак урын”

^Патриарх Алексий II: “Татарстан –хаҗиларны һәм туристларны һәрвакыт җәлеп итеп торачак урын”

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). “Кешеләрнең нинди дин тотуына карамастан, алар өчен изге булган нәрсәләрне кайтарырга кирәк. Без Татарстан Республикасында халыкның әхлакый ихтыяҗларын исәпкә алып, аларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез”, - дип белдерде бүген Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Алексий II Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә үткәргән матбугат конференциясендә.

Патриарх федераль һәм республика ММЧ вәкилләренә Казан Изге ана иконасы күчермәсе Россиягә кайткач, аның алга таба язмышын хәл итү барышында аны Казанга тапшыру мәсьәләсе күтәрелүен искәртте. “Без исә кайтару Казан Богородица монастырен торгызу белән бәйле булсын дигән үтенечне әйттек. Ул тулысынча яңартылгач, икона паломниклар өчен дә, туристлар өчен дә ачык булыр дип уйлыйм. Минемчә, Татарстанга биредә урнашкан толерантлыкны күрергә, православларның һәм мөселманнарның гыйбадәт кылуларын карарга күп кеше киләчәк. Татарстан –хаҗиларны һәм туристларны һәрвакыт җәлеп итеп торачак урын”, - дип билгеләп үтте Рус православ чиркәү башлыгы.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Казан Изге ана иконасын табылу җиренә кайтару “гадәти чиркәү кайтаруга караганда да зуррак гамәл. Иконаның табылу урынында монастырь ачу таләп ителә икән, настоятель шулай уйлый икән, шулай булсын да”, - дип ассызыклады Президент.

Республикада үзара аңлашу һәм башка диннәрне хөрмәт итүне саклап калуга ничек ирешелә дигән сорауга Минтимер Шәймиев, аерым алганда: “Без өчен төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында толерантлык урнашуы бик кадерле. Үзара аңлашуда кыенлыклар булган җирдә бик уяу булырга кирәк. Саклап кала алмыйсың икән – кагылмаганың яхшырак. Бар нәрсәдә тигезлекне сакларга кирәк. Халыкка хезмәт итәргә кирәк, аларны ниндидер күрсәткечләре буенча бүлгәләмичә, мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә. Бу бик мөһим һәм аны кадерләп саклау зарур”, дип ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot