news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Пасха килешүе» игълан ителгәч Украина Россия армиясе позицияләрен 444 тапкыр утка тоткан

Украина хәрби берләшмәләре Россия тарафыннан игълан ителгән «Пасха килешүе» башланганнан бирле РФ Кораллы көчләре позицияләрен 444 тапкыр утка тоткан, шул исәптән чик буе төбәкләренә 900 тапкыр пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм иткән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.

Төн дәвамында дошман, Кырым территориясенә юнәлтелгәнен дә кертеп, шулай ук самолет тибындагы 48 пилотсыз очкыч кулланган.

Брянск, Курск һәм Белгород өлкәләренең чик буе территорияләре дә һөҗүмгә дучар булган, анда 12 утка тоту, пилотсыз очу аппараты кулланылган 33 һөҗүм һәм 7 сугыш кирәк-яраклары ташлау очрагы теркәлгән.

Украина армиясенең һөҗүмнәре нәтиҗәсендә тыныч халык арасында корбаннар һәм яралылар бар, шулай ук гражданлык инфраструктурасы объектларының җимерелүе теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100