news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортында пассажирлар агымы 11 ай эчендә 19 процентка арткан

Казан аэропортында пассажирлар агымы 11 ай эчендә 19 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан таможнясының Казан аэропорты таможня посты 2025 елның 11 аенда башкарылган эш йомгак ясады. Габдулла Тукай исемендәге аэропорттан халыкара авиаэлемтәләрнең маршрут челтәре 30 юнәлешне үз эченә алган, алар арасында Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Сербия, Таиланд, Грузия, Шри-Ланка, Кытай, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Вьетнам һәм Иран бар.

Көзен расписаниегә яңа юнәлешләр өстәлгән, алар – Шарм-Эль-Шейх (Мисыр), Пхукет һәм Фукуок (Таиланд һәм Вьетнам), Камрань (Вьетнам), Рас-эль-Хайма һәм Абу-Даби (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре).

Евразия икътисади берлегенең таможня чиген Казан аэропорты аша үткән һава суднолары саны 6 процентка арткан: 2025 елда - 9286 рейс, 2024 елның шул чорында - 8707 рейс. Халыкара пассажирлар агымы 19 процентка арткан – узган ел 1,469 миллион, быел 1,749 миллион авиапассажир.

Таможня хезмәткәрләре шулай ук Евразия икътисади берлеге таможня чиге аша товар үткәрү кагыйдәләрен бозуның 24 процентка артуын теркәгән: барлыгы 1066 факт (2024 елның 11 аенда 856) ачыкланган. Күбесенчә алкоголь (290 факт), тәмәке продукциясе (222 факт) һәм акча (197 факт) алып керү кагыйдәләре бозылган.

Казан аэропортының таможня посты башлыгы Максим Верендеев билгеләп үткәнчә, нәтиҗәле контроль өчен заманча алымнар һәм технологияләр кулланыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot