news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажир йөртү кагыйдәләренә тимер юл билеты сатып алу өчен документлар исемлеге өстәлде

Пассажир йөртү кагыйдәләренә тимер юл билеты сатып алу өчен документлар исемлеге өстәлде
Фото: «Татар-информ»

Россия поездлары пассажирлары өчен билет сатып алырга мөмкинлек бирә торган документлар исемлегенә төгәллек кертелде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

2022 елда РФ Транспорт министрлыгы тимер юлда пассажирлар, багаж, йөк багажы ташуның яңартылган кагыйдәләрен раслады, алар киләсе айдан гамәлгә керергә тиеш.

«Еракка йөри торган поездга билет рәсмиләштерү шәхесне раслый торган документ турындагы белешмәләр нигезендә башкарыла», - диелә кагыйдәләрдә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, шәхесне раслый торган документларга Россия гражданины паспорты, дипломат һәм эш паспорты, чит ил гражданины паспорты, туу турында таныклык (14 яшькә кадәр), РФ гражданиның вакытлыча бирелгән шәхес таныклыгы, РФ хәрби хезмәткәре яки диңгезчесенең шәхес таныклыгы, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителү турында белешмә һ.б. керә. Билгеләп үтелгәнчә, элеккеге кагыйдәләрдә мондый җентекле исемлек булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100