Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казан аэропортына самолет төшкән
Аэропорттан хатын-кызны хастаханәгә озаттылар
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Пассажирның гомеренә куркыныч янау сәбәпле, Мәскәү - Омск рейсын башкарган "Airbus A320" самолеты “Казан” халыкара аэропортына төшәргә мәҗбүр булды, дип хәбәр итте “Татар-информ” МА на Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат секретаре Андрей Родыгин.
“Бүген 5.05 сәгатьтә Мәскәүдән Омскига очучы "Airbus A320" самолеты, бер пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Казан аэропортына төште дигән хәбәр килде, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. - Хатын-кызга ярдәм итү өчен Катастрофалар медицинасы үзәге белгечләре җәлеп ителде. Аны аэропорттан Республика клиник хастаханәсенә озаттылар”, - дип билгеләп үтте Родыгин.
Хатын-кызның эченә кан сауган булырга мөмкин дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз