news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пассажирның хәле начарлану сәбәпле, Хабаровск самолеты Казанга төшәргә мәҗбүр булган

Шуннан соң борт маршрут буенча хәрәкәтне дәвам иткән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген иртәнге сәгать унда Аэрофлот компаниясенең Хабаровскидан Мәскәүгә юнәлгән Boeing 777 очкычы пассажирның үзен начар хис итүе аркасында Казан аэропортына төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Агентлыкка әлеге мәгълүматны «Казан» халыкара аэропорты матбугат секретаре Гадел Гатауллин раслады.

«Пассажирның хәле начар булу сәбәпле, очкыч мәҗбүри рәвештә утыртылды. Борт аннан инде маршрут буенча хәрәкәтне дәвам итте», — диде Гадел Гатауллин.

Хәзерге вакытта хәле начар булган пассажирны хастаханәгә алып китүләре ачыкланды. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, аңа ашказаны җәрәхәте диагнозы куелган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot