news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажирлар утырган автобуста янгын сүндерү җайланмасы эшләвен видеога төшергәннәр

Фотолар социаль челтәрләрдә чыкты.

Пассажирлар утырган автобуста янгын сүндерү җайланмасы эшләвен видеога төшергәннәр
скриншот

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Казанда пассажирлар утырган автобуста янгын сүндерү җайланмасы эшли башлаган. Фотолар һәм видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода пассажирларның утны сүндерә торган матдә белән тулган транспорттан ашыгыч рәвештә чыгуы күренә.

ТР Автотранспорт предприятисе ассоциациясе рәисе Сергей Темляков аңлатканча, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелгән. Ул пассажирларның берсе ут сүндерә торган җайланма булган утыргычлар арасына сумкасын тыккан һәм ни өчендер аны бер яктан икенче якка тарта башлаган. Нәтиҗәдә, җайланма эшли башлый.

«Шунысын билгеләп үтәсем килә, шул ук вакытта берәү дә пычранмаган да. Йөртүче автобусны туктатты, пассажирлар чыкты. Бу вазгыять 91нче номерлы автобус маршрутында килеп чыкты, ул бүген беренче рейска чыкты», — дип сөйләде Темляков.

Ул ачыклаганча, вакыйга Нагорный һәм Дәрвишләр бистәләре арасында булган.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100