Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пассажирлар үлемендә гаепле булган автобус шоферын колониягә җибәрделәр
Суд Чаллы кешесен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү һәм өч ел дәвамында машина йөртүдән тыю турында карар чыгарды.
(Яр Чаллы, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 33 яшьлек автобус йөртүчесен Башкортстанда булган авариядә пассажирлар үлемендә гаепле дип таптылар һәм колониягә җибәрделәр. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.
Узган елның июлендә Татарстаннан килгән автобус Мәндәгол авылыннан Яр Чаллы шәһәренә пассажирлар алып кайткан була.
Уфа — Инҗәр — Белорет автоюлының 51 нче чакрымында йөртүче идарәне югалта һәм автобус юл кырыена төшеп ава. Нәтиҗәдә, алты пассажир һәлак була, 32 кеше имгәнә.
Автобус йөртүчесе үз гаебен таныды. Суд Чаллы кешесен дүрт елга колониягә җибәрде, шулай ук өч ел дәвамында машина йөртүне тыйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз