news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, автотранспорт оешмалары Миңнехановтан ярдәм сорый

Мөрәҗәгатьне шәһәрнең барлык автотранспорт предприятиеләре директорлары имза куйган.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанның җәмәгать транспортында пассажирларны йөртүчеләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады. Хатны шәһәрнең барлык автотранспорт предприятиеләре директорлары имзалаган.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Казанның автотранспорт предприятиеләре сездән бик гозерләп ярдәм сорый. 13 ноябрьдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Сез: «Республика, җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү сәбәпле, пассажирлар агымы кимегәндә, ташучыларга ярдәм итәргә әзер», дип әйттегез. Автобусларда QR-кодлар кертү Казан пассажир йөртүчеләренә зур зыян салды», — диелә мөрәҗәгатьтә.

Җәмәгать транспортында пассажирлар агымы QR-кодлар кертелгәннән соң 30 процентка кимеде. Шуның аркасында предприятиеләрнең табышы да кимегән.

«Казан пассажир йөртүчеләре сезнең йөкләмәне үтәде, җәмәгать транспортының QR-кодлар буенча эшен оештырды. Куар-кодлар кертүнең бөтен тискәре ягы җәмәгать транспорты хезмәткәрләренә төште. Кондукторларга һөҗүм итү, куар-код күрсәтмәгән һәм автобуслардан чыкмаган пассажирлар аркасында, җәмәгать транспортын маршрутлардан алып, полиция чакыртырга туры килә. Хезмәткәрләрне яңа шартларда эшләргә ышандыруда күп көч сарыф ителде», — дип мөрәҗәгать итә республика Президентына пассажир ташучылар.

Үз мөрәҗәгатендә пассажир йөртүчеләр ТР Президентыннан предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүенә юл куймас өчен ярдәм сорый. Алар җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү аркасында чыгымнарны каплауга субсидия көтә.

Моннан тыш, алар Президенттан QR-кодлар гамәлдән чыгарылганчы һәм пассажирлар агымы тулысынча торгызылганчы бюджеттан субсидияләр бүлеп бирүне күздә тотуны сорый. Бу хакта «Татар-информ»га ТР автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100