news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажир йөртүчеләргә транспорт чарасына махсус лицензия алу өчен язга кадәр вакыт бирелде

Транспорт чарасын яңа тахограф белән җиһазландыру өчен закон нигезендә бер ел вакыт бирелә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Коммерция нигезендә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче барлык компанияләр март башына кадәр транспорт чарасына лицензия алырга яки аны яңадан рәсмиләштерергә тиеш. Бу хактагы закон «Российская газета»да дөнья күрде.

Моңа кадәр пассажирларны заказ буенча йөртү өчен рөхсәт кирәкми иде. Бу исә пассажирларны заказга йөртәбез дигән булып, даими рейслар оештырылуына, автобус хуҗаларының паркларның техник торышы, шоферларның хезмәте һәм ялы, аларның һөнәри әзерлегенә кагылышлы таләпләрне үтәмәвенә китерде. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәтләре артты.

Ространснадзор мәгълүматлары буенча, мондый юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан.

Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, пассажирларны заказ буенча йөртүчеләргә лицензия алу өчен дүрт ай вакыт җитә.

Ә менә автопаркны яңа тахографлар белән җиһазландыру һәм мониторинг системасын булдыру өчен закон нигезендә бер ел вакыт бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100