news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пассажир ташу тарифларын күтәрү зарурияте бар, дип саный пассажир ташучылар

Казан каласы Думасының XXXVII сессиясендә аның сәбәпләре аталды

  (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген шәһәр ратушасында II чакырылыш Казан каласы Думасының XXXVII сессиясендә беренче эш итеп Татарстан башкаласы халкына транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру мәсьәләсе каралды. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты башлыгы Айдар Абдулхаков доклад белән чыкты.

Аерым алганда, соңгы елларда транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгән программалар бер-бер артлы гамәлгә кертелә тора, хәзерге вакытта “2014 елга Казан шәһәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү” максатчан программасы, 2013 елга кадәр һәм 2020 елгача фаразлама вакытка каралган урам-юл челтәрен һәм шәһәр пассажир транспорты системасын җәелдерү федераль максатчан программасы, шулай ук “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында транспорт системасын үстерү” программасы гамәлгә ашырыла.

Депутатлар исә шәһәр Башкарма комитеты халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуда тиешле барлык чараларны да куллана дип саный. Бу яктан эшне камилләштерү максатында, Башкарма комитетка өстенлекле юнәлешләр билгеләнде: транспорт инфраструктурасын үстерү, җәмәгать транспорты үсешенә өстенлек бирүне тәэмин итү, халыкка транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрү, юл хәрәкәте схемасы комплексын эшләп раслау, башкалада бердәм парковка киңлеген булдыру. А.Абдулхаков сүзләренчә, Башкарма комитет тарафыннан 2014-2020 елларга һәм 2030 елга кадәрге перспективадагы чорга юл хәрәкәтен оештыру комплекслы схемасы һәм бердәм парковка киңлеген булдыру буенча пилот проект әзерләү буенча эш инде башланган.

Казанда җәмәгать транспортының 4 төре гамәлдә һәм һәркөн уртача 820 меңнән артык пассажир аннан файдалана: пассажирлар ягыннан ихтыяҗ автобусларга 73 процент тәшкил итә, метрога – 12 процент, троллейбуска – 7,7 процент, трамвайга – 7,3 процент. Автобусларның 93 проценты хәрәкәт итү буенча инвалидлар өчен уңайлыклар белән тәэмин ителгән. Казанда 63 автобус маршруты гамәлдә, алар буенча 825 берәмлек автобус хезмәт күрсәтә; троллейбус маршрутлары 11 булып, 208 троллейбус пассажир ташый, тагын 6 маршрут буенча 102 трамвай йөри, 10 станцияле метрополитен эшли һәм көненә эш көннәрендә уртача 110 мең пассажирга хезмәт күрсәтә. Пассажир ташучы 13 предприятиенең 3се – муниципаль.

Хәл ителмәгән мәсьәлә буларак, җәмәгать пассажир транспорты йөртүчеләргә кытлык, хезмәт күрсәтү культурасы проблемалары саклануы, төнге сәгатьләрдә һәм аз кеше йөри торган бистәләрдә транспорт эше, шәһәр үзәгендә тыгыз һәм парковка урыннары булмау аерым күрсәтелде.

Алга таба автобусларны, РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе белән, экологик ягулыклы итү - газ моторына күчерү перспективалы бурыч буларак аталды. Автотранспорт предприятиесе башлыкларыннан 4нче ПАТП директоры Наил Садриев исә моторларны газга күчерүгә, запас частьләр бәясе арта баруга бәйле проблемалы якларны игълан итте. Автобусларны газ моторларына күчерү чыгымнарының 35 проценты субсидияләнсә дә, предприятие өчен 1 автобус аена 160 мең сумга төшә, бу исә барлык чыгымнарның 4 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә пассажир ташу тарифларын күтәрү зарур, дип мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, шулай да, ташламалардан файдаланучыларны ташыган өчен компенсация түләнсә, тариф күтәрүгә ихтыяҗ булмас та иде. Ләкин бу мөрәҗәгать буенча Дума рәисе фикер белдерергә ашыкмады. Чыгышында ул, Казанда пассажир ташу системасы - иң камилләрләронең берсе, дип канәгатьлек белдерде һәм, Универсиадага әзерлек чорында Казанда юл-транспорт инфраструктурасын яхшыртуга һәртөрле ярдәм иткән ТР Президентына, Хөкүмәтенә, профильле министрлыклар башлыкларына рәхмәт сүзләре әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot