news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажир компанияләре суднолар паркын яңартуга, йөк ташучы компанияләр -баржаларга мохтаҗ

Министрлыкта республиканың елга флотын яңарту мәсьәләләре каралды

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). “Казан елга пассажир агентлыгы” нәтиҗәле туристлык маршрутларында тизьйөрешле суднолар куллануны үстерүгә зур игътибар бирәчәк. Шушы һәм елга транспортында пассажирлар ташу белән бәйле башка перспективалар хакында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә җәмгыятьнең генераль директоры Александр Бабурин сөйләде. Елга флотын яңарту мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”, “Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы” ААҖ, “Идел буе транспорт компаниясе”, “Казан елга пассажир агентлыгы” , “Чаллы елга порты” ҖЧҖ һ.б. предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Александр Бабурин сүзләренә караганда, тизьйөрешле судноларны туристлык маршрутларында куллану өчен гамәлдәге паркны модернизацияләргә кирәк. Шулай ук “Москва” теплоходларын да реконструкцияләргә кирәк булачак. Ә менә мораль һәм физик яктан нык искергән “Омик”лардан “Казан елга пассажир агентлыгы” әкренләп баш тартырга уйлый.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Галиәхмәтов белдерүенчә, Яшел Үзән суднолар төзү заводында “Москва” теплоходларын капиталь төзекләндерүне җайга салганда, бирегә Россиянең пассажирлар ташучы башка елга компанияләреннән дә зур заказлар килүгә өметләнеп булачак. Ил күләмендә мондый типтагы теплоходлар шактый һәм алырның күбесе бүген реконструкциягә мохтаҗ.

Йөк ташу белән шөгыльләнүче елга компанияләренә килгәндә, аларда бүген паркны коры йөк ташый торган суднолар (баржалар) белән тулыландыруга ихтыяҗ бар. Яшел Үзән заводы мондый судноларны берьюлы берничә стапельдә төзи ала. Төзелешне тизләтү һәм җитештерүне арзанайту өчен йөк ташучылар баржаларга бердәм таләпләр формалаштырып, тәкъдимнәрен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына юлларга тиеш.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100