news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пассажир белән сугышкан өчен, Казан автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар

Төбәкара диагностика үзәге янындагы Латыш укчылары тукталышында ике ир-ат арасында низаг чыккан.

Пассажир белән сугышкан өчен, Казан автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Пассажир белән сугышкан өчен, Казан автобусы йөртүчесен җәзага тартачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан пассажирлар ташучылар ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Тукталышта автобус йөртүчесе һәм пассажир сугышкан мизгел сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә таралды. Анда ике ир-атның да тротуарда әүмәкләшүе күренә, ә кондуктор һәм очраклы үтеп баручылар аларны аерырга маташа. Видеоны автобус салоныннан шаһит төшереп торгән.

Низагның сәбәбе әлегә билгесез, барлык детальләр ачыклана.

Сергей Темляков видео чыкканнан соң тикшерү башланганлыгын, бу хәлнең барлык детальләре дә ачыкланачагын әйтте.

«Җәмәгать транспорты хезмәткәре болай эшләргә тиеш түгел. Машина йөртүче дисциплинар җаваплылыкка тартылачак», — ди Темляков. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100