news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Паспорттан башка зәркән эшләнмәләрен сатып алу тәртибе үзгәрде

Россия Президенты Владимир Путин зәркән эшләнмәләрен паспорттан башка сатып алу бәясен арттырды. Гражданнар идентификациясез кулдагы акча белән 60 мең сумга кадәр, ә банк картасы белән 400 мең сумга кадәр зәркән эшләнмәләре сатып ала алалар. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости яза.

Элек физик зат тарафыннан кыйммәтле металлдан һәм кыйммәтле ташлардан 40 мең сумнан артмаган зәркән әйберләре сатып алырга мөмкин булган. Банк картасы белән түләгән вакытта 200 мең сумнан артык булмаган очракта идентификация таләп ителмәгән. Закон әлеге чикләрне кулдагы акча белән – 60 мең һәм банк картасы белән түләгәндә 400 мең сумга кадәр арттырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot