Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Паспортта никахны теркәү һәм балалар турында тамга кую мәҗбүри булмый
Россия гражданы паспортында аның яшәү урыны буенча теркәлүе һәм теркәлүдән төшүе, шулай ук 18 яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычы турында тамга куела.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россиядә паспортта никахны теркәү һәм 14 яшькә кадәрге балалар турындагы тамганы теләк буенча куячаклар. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Билгеләп үтелгәнчә, РФ гражданы паспортында аның яшәү урыны буенча теркәлүе һәм теркәлүдән төшүе, шулай ук 18 яшькә җиткән гражданнарның хәрби бурычлары турында тамга куела. Бу турыда «Спутник» радиосы хәбәр итә.
«Гражданин теләге буенча паспортта никахны теркәү һәм аерылышу, 14 яшькәчә җиткән балалар, элеккеге паспорт мәгълүматлары, Россия территориясеннән читтә Россия гражданины шәхесен ачыклаучы гамәлдәге документ, кан төркеме һәм резус-фактор, салым түләүченең идентификация номеры турында мәгълүмат языла», диелгән документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз