Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Паспорт һәм транспорт йөртүгә хокук таныклыгы күп функцияле үзәкләр аша биреләчәк
Шулай ук андый үзәкләрдә иске үрнәктәге чит ил паспорты да алырга була.
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). Гомумгражданлык паспортлары, автомобиль йөртүгә хокук таныклыгы һәм иске үрнәктәге чит илгә чыгу паспорты кебек документларны быел 1 февральдән башлап күп функцияле үзәкләр аша алып булачак. Бу хакта икътисади үсеш министры Максим Орешкин Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте, диелә ТАСС сайтында.
“Күп функцияле үзәкләр кысаларында, ә алар ил буенча 13 меңләп, якын арада мөһим вакыйга булачак: 2017 елның 1 февраленнән гомумгражданлык паспортлары бирелә башлый, автомобиль йөртүгә хокук таныклыгын, вакыты гамәлдән чыккан яки югалган очракта, алыштырырга була. Шулай ук чит ил паспорты алырга мөмкин, ләкин беренче этапта иске үрнәктәгесен генә, ягъни биометриясез, 5 еллык вакытка”, - дип аңлата министр. Аның сүзләренчә, күп функцияле үзәкләр аша алга таба яңа форматтагы чит ил паспортлары да биреләчәк.
Тулаем, быел күп функцияле үзәкләр күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә игътибар итү күздә тотыла, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз