news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пашутин УНИКСның баш тренеры итеп билгеләнде

Контракт киләсе сезон башына кадәр исәпләнгән

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). УНИКС баскетбол клубының баш тренеры итеп Евгений Пашутин билгеләнде.

Казан баскет клубының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, контракт киләсе сезон башына кадәр исәпләнгән.

Элегрәк ММЧта Пашутин УНИКСның баш тренеры вазифасына кире кайтырга мөмкин дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул 2010-2012 елларда Казан клубын җитәкләгән иде инде.

Агымдагы елның июнь аена кадәр УНИКС командасын җитәкләгән Аргирис Педулакис белән контракт ике як ризалыгы белән өзелгән.      

news_right_1
news_right_2
news_bot