news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пасхага яңгыр көтелә

ТР көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында яшенле яңгырлар явачак

 (Казан, 4 май, “Татар-информ”). Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда җылы көннәр көтелә. 5 майга каршы төндә республикада көчле яңгырлар явачак, Татарстанда 4-9, Казанда 4-8 градус җылы булачак.
Көндез дә яңгырлы булыр дип фаразлана. Республиканың көнбатышында һәм көньяк-көнбатышында яшенле яңгыр явачак, башка районнарда да явым-төшем булачак. Республикада һава температурасы 15-20 градуска кадәр, башкалада 15-19 градуска кадәр җылына.
Иртәгә көнбатыш районнарда (Яшел Үзән, Биектау, Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Питрәч) урман янгыннары чыгу ихтималы һаман да югары кала, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе белгечләре.

news_right_1
news_right_2
news_bot