Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пасха бәйрәме вакытында хокук тәртибен эчке эшләр органнарының 1,5 меңгә якын хезмәткәре саклаячак
Бәйрәм чараларында 90 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә
(Казан, 4 май, “Татар-информ”). 4 майдан 5 сенә каршы төндә республика шәһәр-районнарындагы 207 чиркәүдә, храм һәм гыйбадәтханәдә Пасха бәйрәменә багышланган гыйбадәт чаралары узачак. Аларда 90 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм вакытында хокук тәртибен һәм гражданнар иминлеген саклау, террорчылык һәм экстремистик акцияләрне кисәтү максатыннан, республиканың эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Транспорт һәм җәяүлеләрнең хәрәкәт иминлеге дә контрольгә алыначак.
Гыйбадәт чаралары вакытында хокук тәртибен саклауга эчке эшләр органнарының 1,5 меңгә якын хезмәткәре, шулай ук РФ ЭЭМ эчке гаскәрләре хәрбиләре җәлеп ителәчәк.
Халык күпләп җыела торган объектлар территорияләре киртәләп алыначак һәм контроль-үткәрү пунктлары белән җиһазландырылачак. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз